Гимназиябез тарихы
• 122 нче мәктәп 1958 нче елда ачыла. • 1964 нче елда инглиз телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп статусын ала. • 1991 нче елда эксперимент мәктәбе статусы тапшырыла. • 1995 нче елда эксперимент мәктәбе статусы Татарстан Республикасының Мәгариф Минстрлыгы оештырган уку йортларын лицензияләү, аттестацияләү һәм аккредитацияләү Советы тарафыннан раслана. • 1997 нче елда "Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе” исәбенә кертелә. • 1999 нчы елдан башлап РФ Мәгариф һәм Фән Минстрлыгы тарафыннан расланган" Мәктәп- 2000” программасын тормышка ашыру буенча белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләренең квалификациясен үстерү һәм әзерләү Академиясенең эксперимент мәктәбе булып санала. • 2001 нче елдан башлап мәктәп үз эшчәнлеген гимназия буларак дәвам итә. • 2002 нче елда "Сәламәт яшәү рәвешенә туры килүче көмеш дәрәҗәгә ия Мәктәп” • 2002, 2003 нче елларда "Казан шәһәренең ел мәктәбе” конкурсы җиңүчесе. • 2005 нче елда "Татарстанның иң яхшы мәктәпләре” Республика конкурсында җиңеп, "Мәктәпләрнең мәктәбе” статусын ала. • 2006 нчы елда "Белем” Приоритетлы милли проектының грант дәрәҗәсенә ия булган мәктәп. • 2009 нчы елда "Матур мәктәп” халыкара конкурсында беренче урын ала. Гимназиянең педагогик коллективы эшчәнлек методын оештыруга нигезләнгән белем бирү киңлекләрен тагын да тирәнәйтү, үстерү өстендә эшләвен дәвам итә. Л.Г. Петерсон җитәкчелегендә авторлар коллективы тарафыннан эшләнгән системалы эшчәнлек педагогикасы белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге уңышлары өчен РФ Президенты премиясенә лаек булды. 2006 нчы елның 8 июненнән башлап 122 нче гимназия Казан шәһәре Мәгариф бүлегенең системалы эшчәнлек педагогикасын тормышка ашыру һәм үстерү буенча база мәктәбе булып санала. Гимназия эшчәнлегенең төп юнәлешләре: - укучыга белем һәм тәрбия бирүнең тулы бер системасын булдыру; - эшчәнлек методикасының дидактик системасы нигезендә укучыларның иҗади активлыгын үстерү; - белем бирүнең индивидуаль һәм дифференциальләшкән булуы; - класстан тыш эшләрне оештырганда системалы эшчәнлек педагогикасын трансляцияләү; - сәламәтлекне саклау технологияләре нигезендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
|